Гурии в исламе

20.03.2018 0 Автор admin

Дога – мөэминнең коралы.

Бервакыт, Сөләйман пәйгамбәр үзенең гаскәре белән яңгыр сорарга чыкты. Намаз уку урынына барганда, Сөләйман гәләйһи әс-сәләм кулларын һавага күтәреп дога кылучы бер кырмысканы күрде. Кечкенә генә бөҗәк-кырмыска кулларын күтәреп, Көч-куәт иясенә, кемгәдер нәрсәнедер Бирүчене, кемнедер нәрсәдәндер мәхрум итүче Аллаһны чакырды. Сөләйман гәләйһи әс-сәләм: «Әй кешеләр,  кайтыгыз , сездән башканың догасы сезнең өчен җитте», — диде. Әлхәмдүлилләһ, бар галәмнәрнең Раббысы кечкенә генә кырмысканың догасы белән, җир өстенә коеп яңгыр яудырды.

Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы һичбер иләһи зат юк, Аллаһка яхшы сүз, ихлас дога, тугъры ялваруларыбыз күтәрелә.

Газиз кардәшләрем, Аллаһның ишекләре бар, без ул ишекләрне шакыйбызмы? Әй газиз кардәшләрем, Әй авырлык кичерүчеләр. Әй рәнҗетелгәннәр. Әй дәрәҗәләрен югалтучылар, байлыкларыннан мәхрум калучылар. Әй саулык-сәламәтлекләрен югалтучылар. Кемгә өметләнәсез, кемне ярдәмгә чакырасыз, кемгә моң-зарларыгыз белән киләсез, кем янына яклау эзләп кайтасыз, кулларыгызны кемгә сузасыз? Күк ишекләрен шакыгыз, тагын шакыгыз, догада дәвамлы булыгыз, дога мөэминнең коралы, диннең терәге, җир вә күкләрнең нуры. Әй газиз кардәшләрем, күк ишекләре дога ачкычлары кадәр шакылмый. Шакыгыз, күбрәк шакыгыз, үҗәт булыгыз, бәлки шул вакытта сезгә ишекләр ачылыр.

Ибн Каим сөйли, бервакыт өйләрнең берсенең ишеге ачылды һәм аннан үксеп-үксеп елаучы, ярдәм кулы сораучы,  бер малай чыга. Аның артыннан әнисе улын куып чыгара һәм ишекне ябып, бикләп куя. Куылган сабый йорттан ерак китми туктый һәм уйга кала, як-ягына карана, тирә-юньдә таныш булмаган чит йортлар, инде кайда барырга. Әнисе куып чыгарган өйдән башка керер өй юк. Газиз анасыннан башка кайтып сыеныр һичкем юк. Сабыйның башы аска иелде, киредән куылган өйгә таба китте. Ишек бикле, мескен, факыйрь хәлдә башын тупсага куйды һәм бераздан йоклап китте. Сабый анасы чыкканчы йоклый бирде. Газиз улының хәлен күреп, ана йөрәге түзмәде, сабыен тизрәк кулына алды, җылы күкрәгенә кочты, үбеп алды: «Әй улым, син миннән кайда киттең, миннән башка сине кем кадерләр, мин сиңа: Миңа каршы килмә, — дип әйтмәдем мени? Ана сабыен өенә алып кереп китте…

Әй газиз кардәшләрем, Шушы кыйсса хакында уйланыгыз, шушы ана турында фикерләгез. Пәйгамбәребезнең сүзләрен онытмагыз:

«Аллаһ Үзенең бәндәләренә, ана үзенең баласына карый да рәхимлерәк».

Ананың рәхимлеген, Аллаһның рәхимлеге белән чагыштырып була мени. Аллаһның рәхмәте, бар нәрсәне колачлый.

Әй мөлкәт иясе, Аллаһ. Без синең факыйрь, мескен, загыйфь бәндәләрең, Синең ишек төбеңә бастык, бар патшалык Синеке. Синең ишек төбеңә бастык, Синең рәхмәтең, газабыңнан өстен. Бирү Синең өчен мәхрум итүдән сөеклерәк. Әй газиз кардәшем, ишек шакуыңны туктатма. Шакыганда түбәнчел бул. Бөеклек һәм биеклек иясеннән гаепле әсир кебек яклау сора. Әйт: Йә Галәмнәр Раббысы, — дип, — Мин хаталар әсире, Синең ишек төбеңдә торамын. Рәхмәт ишекләреңне шакыймын. Синең хөкемең хөкем, Син рәхимле, Сорыйм Синнән, Әй Раббым! Әй Раббым, барыбызда һәлак булабыз, мәгәр Син безне коткаручысың. Барыбызда ач-ялангыч, мәгәр Син безне ашатучы, эчертүче, безгә кием нигъмәт кылучы. Авыр вакытларыбызда ярдәм кулы сузучы.

Бер кеше 15 ел зинданда утыра. 15 ел ни өчен утырганын белми, хөкемен көтеп утыра. 15 ел утырганнан соң, зиндан ишеген каты итеп шакыйлар, ишек ачыла һәм аның янына төрмә хезмәткәрләре керә. — Фүлән улы Фәлән,  — Мин, — дип җавап кайтара. — Син, Фүлән улы Фүлән, Фүлән улы Фүләнне үтердең, сиңа үлем җәзасы,  — дигән җавап ала. Гаделсезлек корбаны хәле турында шулай тапшыра: Шул вакытта, күз алдымда бөтен дөнья, тирә-юнь караңгыланды. Колакларым ишеткәнгә йөрәгем ышанмады. «Юк, бу хөкем миңа түгелдер. Алар ялгышканнардыр. Минем исемем икенче берәүнекенә охшагандыр… Ләкин, инкярь итүем, бернәрсәне ашыктырмый һәм кичектерми. Шаһитләр бар, гаебемә шәһәдәт бирәләр. «Син үтерүче», — дип тәкърарлыйлар. Мин аларны белмим дә, алар мине үтерүче диләр. Мин ул шаһитләрне белмим, хакыйкый үтерүчене белмим. Мин 15 ел төрмәдә утырдым, күпме утырып та, мине беркем кызганмады. 15 ел хәсрәтләр, азалар, сызланулардан соң, тагын да зур хәсрәт — үлем җәзасы. Җомга көнне иртә белән, яныма хезмәткәрләр керде, Миңа вәсыятемне язырга куштылар, һәм бу көнне, минем өчен соңгы көн диделәр.

Кто такие гурии?

Вакытың җитте, шәһәдә әйттерделәр. Җәза урынына алып чыктылар, мәйданга кешеләр күп җыелган. Телем Аллаһны зекер итүдән киселмәде. Күзләремне бәйләделәр һәм      —     хөкемемне укый башладылар. Шунда мин Аллаһны чакырдым. Аллаһка эндәштем, Аллаһны ярдәмгә чакырдым: «Йә Раббым, Йә Раббым, мин мәзлүм, мин рәнҗетелгән. Син вәгъдә кылдың, Син вәгъдәңне үтәүче, Син рәнҗетелгәннең догасын ишетәсең! Мин мәзлүм, мин рәнҗетелгән, Син бар яшерен нәрсәләрне Белүчесең. Синнән башка иләһ юк, юктыр Синең тиңдәшең. Догамны кабатлый бирдем, хәтта кешеләр арасыннан тавышлар ишетелә башлады, шулардан бер ир түзмәде, түзмәде һәм: «Үтермәгез аны, Үтермәгез! Мин үтердем, мин үтерүче! Үтермәгез!» — дип кычкырды.

Рәнҗетелгәннәрнең догаларын ишетүче Аллаһ, бар кимчелекләрдән пакьтер. Кулларым, аякларым, бәйләнгән хәлдә урынымда басып калдым.

Ул көнне дөньяга яңа туган бала кебек  чыктым.

Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы һичбер иләһи зат юк, кем сөйли, Аллаһ аны ишетә. Кем дәшми, Аллаһ аның күңел серләрен белә. Кем яши, Аллаһта аның ризыгы, кем үлә, Аллаһка аның кайтуы. Кем Аллаһны чакыра, Аллаһ аңа җавап бирә. Бер нәрсәнең булуын теләсә, Бул дия, һәм ул була.

Аллаһ якын, Кардәшләрем. Ул җавап бирә. Ул дошманны да, дусны да ризыкландыра. Аллаһтан башка иләһ юк, Ул ачыкканны ашата, сусаганны эчертә. Ул якын, Аның ишеге ачык. Аллаһ якын, Ул гөнаһ кылучыны тәүбәгә кайтара, гафу үтенүчеләргә мәгъфират ишекләрен ача, хәҗәте төшкәннәргә пәрдәсен ала.

Юныс гәләйһи әс-сәләм балык карынында дога кылды. Аллаһ аңа җавап бирде. Аның догасы мүстәҗәб булды. Аллаһның аңа булган җавабын ишетегез.

Өч караңгылык аша, Аллаһ Юныс гәләйһи әс-сәләмгә җавап бирде. Төн караңгылыгы, диңгез караңгылыгы, балык карыны караңгылыгы.

Аллаһка тугъры булган бер бәндә, гаиләсе белән сахра буйлап барганда, эчәргә сулары бетә. «Барыбыз да кибектек, сусадык, су юк, юл ерак. Эзлим су, тегендә барам, монда барам, су юк, таба алмыйм. Балаларым су сорый. Нишләргә белмим. Тәяммүм алып, кыйблага юнәлдем, ике рикәгать намаз укыдым. Кулларымны һавага суздым, Раббым Аллаһны чакырдым. Күзләремнән яшьләр акты, кат-кат, кат-кат су сорадым.

Вәллаһи дип әйтәм, утырган урынымнан торганда күк йөзендә бер генә бер болыт әсәре дә юк иде. Соңыннан һавадан коеп яңгыр яуды. Ул яңгырдан су эчтек, юындык, тәһарәт алдык. Аллаһка хәмед мактау әйтеп, юлыбызны дәвам иттек. Аз гына киткәч тә шуны күрдек, Раббым Аллаһ безне, безнең өчен генә яңгыр яудырган икән, бар җир коры иде. Гаишә р.г. тапшыра: Аллаһның илчесе әйтте: «Аллаһ догада үҗәт булучыларны сөя».

Әгәр синнән көчләрең китсә, синең өчен юллар тарайса, ак өмет нурларын кара болыт капласа, тотыныр арканнарың өзелеп китсә, әйт: «Йә Аллаһ»— дип.

….. Әгәр сиңа үзенең киңлеге белән җир тар булып китсә, күтәргән йөкләре белән җаның кысылса, чакыр, әйт: «Йә, Аллаһ!»—дип.

….. Әгәр күкрәгең кысылса, хәлең авырайганнан авырая барса, эндәш, әйт: «Йә, Аллаһ!» —дип.

….. Әгәр каршыңда ишекләр ябылса, менгән үрләрең яулый алмаслык текәләнсә, эндәш, әйт: «Йә, Аллаһ!» — дип.