Кол гали кыйссаи йосыф

27.09.2018 0 Автор admin

Кыйссаи Йосыф» поэмасы — халыкның рухында

Боекларның илдә яшен сөрттең, Телгәләнгән җанны сыйпадың. Күктән иңгән дога урынына Ятладылар «Йосыф китабы»н.
Харрас Әюп.

Татар халкында китап сәнгате элек-электән үк таралган була. Аның хәзинәсендә бүгенге көнгә килеп җиткән борынгы китапларның ярым язма, ярым фольклор әсәрләре дә, бик борынгы үз шагыйрьләре иҗат иткән зур-зур дастаннар да, Көнчыгышның бөек гуманистлары тарафыннан язылган фәлсәфә, медицина, хокук фәне, шигърият кануннары һәм башка өлкәләргә караган китаплар да бар. Алар борынгы төрки, гарәп, фарсы телләрендә язылганнар. Халыкның укымышлылары ул китаплардан гыйлем яктысын, олы сәнгатькәрләр һәм фикер ияләренең йөрәк җылысын күп санлы шәкертләр һәм кызыксынучан җәмәгатьчелек арасына таратканнар, шулар ярдәмендә халыкның үзен ачык карашлы һәм гыйльми фикерле иткәннәр. Борынгы шигъри әсәрләрне башкаруда безнең халыкка хас аеруча бер үзенчәлек бар. Ул — китапны көйләп уку. Моның тамырлары бик тирәнгә китсә кирәк. Мәсәлән, мөнәҗәтләрне көйсез күз алдына да китереп булмый. Халык репертуарыннан төшми укылган көйле китаплар арасында аерым бер могтәбәр урынны тоткан «Йосыф китабы» бар. Бөек Кол Галинең моннан 765 ел элек язылган «Кыйссаи Йосыф» поэмасын халык үзенчә шулай атаган. Ул — татар халкының Болгар дәвереннән бирле кадерләп саклаган, җанына иң якын китабы, бөтен тарих буена язмышын уртаклашкан юлдашы. «Йосыф китабы» гасырлар дәвамында безгә халыкның әхлакый тойгыларын яктыртып ачуда игелекле хезмәт күрсәткән.

Әүвәл заманнарда шагыйрь әсәрне язган, ә үзенең исемен китапның ахырына гына язып куя торган булган. Укучы китаптан гыйбрәт алган, аның каһарманнары белән бергә яшәгән, сүзләрен көйгә салып җырлаган. Ә бу китапны кем язган? Бу хакта уйлап карарга аның башына да килмәгән. Чөнки китап — изге. Ә изге әйберләрне гади кеше генә тудырырга мөмкин түгел; дип уйлаган ул. Инде әсәр халыкның күңелен бер яулап ала икән, китап күчерүчеләр аны төннәр буе күчереп, төпләп халыкка таратканнар. Китап күчерүчеләр… 400 — 500 ел буе бу фидакарь кешеләр шәм яктысында «Йосыф китабы»н күчереп утырганнар. Әнә шулай ул безнең көннәргә килеп җиткән. Ни өчен соң шулкадәр шәмнәр янган, шулкадәр хезмәт куелган? Чөнки бу әсәр халыкка икмәк кебек кирәк булган. Халык аның белән рухланып яшәгән, илһам алган, әдәпкә өйрәнгән.

Бик борынгы заманнарда кызлар, үзләренең киләчәген яхшылыкка юрап «Йосыф китабы»на мөрәҗәгать иткәннәр, алар өчен ул бәхет сынау — фал ачу китабы да булган. Кызларның киләчәк гаилә язмышлары әйбәт һәм мәхәббәтләре тугрылыклы булсын өчен дип, ата-аналар аларны озатканда сандык төпләренә чигүле сөлгегә төрелгән «Йосыф китабы»н да салганнар.

Элекке авыл өйләрендә кичләрен «Йосыф китабы»н җыйналып уку һәм тыңлау гадәткә кергән була. Шунлыктан, укымышлы кешеләр генә түгел, хәтта укый-яза белмәгәннәр дә бу әсәр белән таныш булып, эчтәлеген гыйбрәтле хикәя итеп сөйләгәннәр, шигъри юлларны яттан әйткәннәр.

Кыйсса — болгар-татар әдәбиятына бөтен тарихы буенча тәэсир итеп килгән һәм үзенең йогынты көчен бүген дә җуймаган әдәби энҗеләрдән. Ул татар укымышлыларына, әдип-шагыйрьләргә шулкадәр йогынты ясаган ки, алар аны үзләре өчен үрнәк санаганнар, аның өлгесендә дистәләгән поэтик әсәрләр, авыз иҗаты үрнәкләре барлыкка килгән, ул җырларда мактап җырланган.

Әсәр һәркемнең күңеленә якын булган: олысы да, кечесе дә, егет һәм кызы да, укымышлысы да — һәркайсы аннан үзенә рухи азык, көч алган. Олылар сабыр булырга, карчыклар гайбәттән качарга тырышканнар, егетләр һәм кызлар мәхәббәттә тугрылыклы булырга ант эчкәннәр. Поэма һәркемдә киләчәккә ышаныч, якты өметләр уяткан, ил-халык алдында ак йөзле, саф күңелле, намуслы булырга өйрәткән. Шунлыктан «Кыйссаи Йосыф» һәр өйдә булган. Ул татар халкы яшәгән һәр урында укылган, мәктәп-мәдрәсәләрдә уку китабы итеп тотылган. Бик сирәк әсәрләр генә, халык күңелендә шулкадәр тирән урын алып, ихтирам ителүгә, үрнәк итеп куелырга мөмкин. «Кыйссаи Йосыф» үрнәгендә, аның шигъри төзелеш-нәзымы асылында шагыйрь иҗат иткән заманнан башлап йөзәрләгән әсәр язылган. Бу — поэманың гаять популярлыгы, халыклашкан булуы хакында сөйли.

Әсәрнең халыкка якын булуы, аның татар әдәбияты тарихында якты бер маяк булып торуы — анда куелган бөек гуманистик идеяләрнең, ил белән гаделлек нигезендә идарә итү, түбән массаларга карата кешелекле булу, мәхәббәткә тугрылыкны саклау, ил һәм халык интереслары белән яшәү кебек олы идеалларның югары художество чаралары аша чагылдырылуында. Дәүләт белән гадел идарә итүче, халык турында кайгыртып яшәүче идеаль хөкемдарны шагыйрь Йосыф образы аша үткәрә. Йосыф — акыл иясе: алдан күреп эш итә, авыр ачлык елларында халыкны үлем һәлакәтеннән коткара.

Газиз Йосыф бар шәһәргә хәбәр салды,
Мисыр әһле, җыелышып, аңа барды,
Алтын-кемеш биреп, ашлык сатып алды,
Кызыл алтын тәңкә белән алды инде.

Мәхәббәт темасы — Йосыф белән Зөләйханың гүзәл гыйшкы — укучыны үзенә җәлеп итә. Җирдә тереклек башлану белән мәхәббәт тә дөньяга килгән. Бу һәркемнең йөрәге аша уза, аны һәрбер кеше үзенчә кичерә. Ә Йосыф белән Зөләйханың мәхәббәтен язучы мавыктыргыч итеп сурәтли алган. Биредә тугрылыкка, сабырлыкка сокланырлык. Халкыбыз бүген дә яшь парларга Йосыф һәм Зөләйха мәхәббәтен тели икән, бу — язучының әлеге теманы шулкадәрле бөек һәм мәңгелек итә алуының төп дәлиле.

Поэмада атаның кайгы-хәсрәтләре, уңай һәм кимчелекле яклары Якуб портреты аша сурәтләнгән. Яхшы сыйфатлары белән бергә анда эгоистлык та бар. Башка балаларына караганда, ул Йосыфны күбрәк ярата, аны имезеп үстерер өчен кол хатынның имчәк баласын, аерып, кол итеп сатып җибәрә. Шагыйрь бу кырыс, каты кешелексезлекне кичерә алмый, ул Якубның үзен дә җәзалата: сөйгән улы Йосыфтан аерып, озак еллар хәсрәт эчендә калдыра. Якуб күз яшьләрен түгә-түгә сукырая. Явызлык үзенең җәзасын ала. Йосыфка мәрхәмәтсез булган агаларын да шагыйрь читтә калдырмый, аларны вөҗдан газабына тарта. Дөреслекнең тантана итүен җиткерүдә әкият алымын «Йосыфның күлмәге белән күзен сөртте дә — күзе ачылды» кулланса да, әсәрнең чынлыгына, тормышчанлыгына зыян килми. Без аны нәкъ шулай булырга тиеш дип кабул итәбез.

Бөек сүз остасы Кол Гали тарафыннан иҗат ителгән үлемсез «Кыйссаи Йосыф» поэмасы безне һаман да илһамландыра. Аның поэтик йогынтысы нәтиҗәсендә бик күпләр каләм алып, яңа әсәрләр иҗат итә, татар әдәбиятын, аның поэзиясен алга таба үстерә. Хәзерге заман шагыйрьләребез дә Кол Галигә мөрәҗәгать итәләр, аның җәүһәрләр диңгезеннән энҗеләр алалар, аңа хөрмәт күрсәтәләр.

Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

Әйе, «Кыйссаи Йосыф» — чын мәгънәсендә татар халкы рухындагы поэма ул. Инквизиторлар тарих мәйданының урта бер җирендә учак ягып, барлык рухи хәзинәләребезне әрдәнәләп өеп яндырган чагында да халкыбыз үзенең «Кыйссаи Йосыф»ын күңел түренә яшереп, йөрәген каната-каната, безнең көннәргәчә исән-имин килеш китереп җиткерде.

«Йосыф китабы»н язганга күпме еллар үтүгә дә карамастан, ул китап һаман да табылып тора. Галимнәребез ел саен татарлар яшәгән төбәкләргә экспедицияләргә чыгалар. Тарихи яктан кыйммәтле булган башка китаплар белән бергә, «Йосыф китабы»ның кулъязмаларын да алып кайталар.

Әйе, шагыйрьнең Кыйссасы — халык рухында! Шагыйрьнең Кыйссасы — көрәш мәйданында! Шагыйрьнең Кыйссасы халыкның үлемсезлеген раслый-раслый киләчәккә бара.

Китап белән бергә йөри микән
Гореф-гадәт, акыл, тел-сөйләм.
Илгә күчте Иосыф-Зөләйхалар —
Синең кебек болай кем сөйгән?

Date: 2015-09-18; view: 911; Нарушение авторских прав

Понравилась страница? Лайкни для друзей:

Подробности Просмотров: 2203

“КИССА-И ЙУСУФ” (“Ҡисса-и Йософ” — “Сказание о Йусуфе”), памятник тюрк. лит-ры, кисса. Автор — Кул Гали. Написана в 1‑й пол. 13 в. (в колофоне нек‑рых списков указан 1212, других — 1233) на тюрки. Имеет поэтич. форму.

Является первым в тюрк. лит-ре произв., созданным на библейско-коранич. сюжет об Иосифе Прекрасном, восходящий к ассиро‑вавилонским мифам. Опираясь при создании своего произв. на Коран, “Великий тефсир” Табари, поэму “Йусуф и Зулейха” Фирдоуси, соч. “Друг мюридов и солнце меджлисов” Абдаллаха Ансари, Кул Гали творчески переработал сюжет: развил отд. мотивы, ввёл новые эпизоды и детали.

Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасында мәхәббәткә тугрылык идеалы буларак Зөләйха образы

Кисса носит религ.-дидактич. характер. Произв. отличается высокой гуманистич. направленностью, актуальностью нравств.-филос. проблем: добра и зла, верности и предательства, причины и следствия, преступления и наказания.

Гл. герой Йусуф является олицетворением красоты. Его присутствие способно излечить людей от недугов, наполнить окружающее ароматом и т.д. Осн. чертами героя являются мудрость, преданность и умение прощать. Йусуф видит во сне, что станет правителем, имя к‑рого будут знать на Востоке и Западе. Узнав об этом сне, завистливые братья пытаются избавиться от него: сажают в колодец, затем продают в рабство. Благодаря своей проницательности Йусуф спасает народ Египта от голода, становится правителем страны. Линия любви в произв. носит ярко выраженный приключенч. характер: дочь правителя одной из стран Востока Зулейха во сне влюбляется в Йусуфа, к‑рый представляется ей правителем Египта. Её отец извещает правителя Египта Канзафара о желании выдать за него дочь. Приехав в страну будущего мужа, героиня обнаруживает, что это не тот человек, к‑рого она видела во сне. Зулейха выходит замуж за Канзафара, но в супружеские отношения с ним не вступает. Через неск. лет её муж покупает Йусуфа, Зулейха признаётся ему в любви, но герой отвергает её. Только став дряхлой старухой, она удосуживается любви возлюбленного, и могущество Аллаха возвращает ей молодость.

Автограф Кул Гали не обнаружен, науке известно св. 150 полных и неполных списков произведения. Осн. ареалом их распространения является Урало-Поволжье. На терр. РБ в 1970—80‑е гг. в ходе экспедиций археографических выявлено ок. 20 рукописных списков: в дд. Сынгряново Илишевского р‑на (наиб. полный; датируется 1837), Новосубхангулово Бурзянского р‑на (ок. 1774—78), Н.Каратавлы Салаватского р‑на (ок. 1792), Лемезтамак Мечетлинского р‑на (ок. 1798), Дюртюли Давлекановского р‑на (кон. 18 в.), Набиево Бурзянского р‑на (ок. 1811), Таймасово Куюргазинского р‑на (ок. 1842), Зигитяк (ок. 1831) и Каран-Бишинды (ок. 1842) Туймазинского р‑на и др. Произв. оказало значит. влияние на развитие лит‑р тюркоязычных народов, в т.ч. башкирской литературы.

Сюжет о Йусуфе получил широкое устное бытование среди башкир. Сохранилось связанное с ним предание “Тархан ҡыҙы һәм Йософ китабы” (“Дочь тархана и книга о Йусуфе”) о мулле, поехавшем по наказу одного баш. тархана в Египет, чтобы выучить наизусть это произв. и рассказать его своим сородичам.

На терр. РБ, Курганской, Оренб., Челяб. областей М.Х.Надергуловым, Р.А.Султангареевой, Ф.Г.Хисамитдиновой, Г.Б.Хусаиновым, З.Я.Шариповой и др. записано ок. 50 стих.-прозаич. и прозаич. фольк. вариантов: “Йософ менән Зөләйха” (“Йусуф и Зулейха”), “Йософ вә Зөләйха” (“Йусуф и Зулейха”), “Йософ менән Зөләйха тарихы” (“История Йусуфа и Зулейхи”), “Йософ китабы” (“Книга Йусуфа”), “Йософ һәм Зөләйха ҡиссаһы” (“Кисса о Йусуфе и Зулейхе”), “Йосоп” (“Йусуп”) и др. Фрагменты фольк. вариантов исполняются в стиле хамак. Варианты мелодии записаны и нотированы Р.С.Сулеймановым.

Лит.: Башҡорт халыҡ ижады. 6‑сы т. Эпос: ҡиссалар һәм дастандар. Өфө, 2002; Поэма “Кысса-и Йусуф” Кул Гали (проблематика, поэтика, язык произведения). Уфа, 1988.

Г.Б.Хусаинов

Памятники тюркской литературы

Эпосы и эпические жанры

Текст на башкирском языке

Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре

Урта гасыр авторлары турында белешмәләр сакланмаган, булганнары бик аз. “Кыйссаи Йосыф” авторы хакында да поэмасында китерелгән аерым фактларга һәм халык телендә сакланган риваятьләргә таянып, билгеле бер картинаны күз алдына китерергә мөмкин.

Кол Галинең атасы Мирхаҗи Галибәкнең улы булып, Кышан шәһәрендә 30 ел тора һәм аннан Зәй тамагына күчеп бара һәм Бараҗ хан “каршында” имамлык вазифасын үти һәм шунда үлә.

Бу аның чыннан да үз чорының укымышлы, белемле кеше булганлыгын раслау өчен тагын бер дәлил булып тора.

Кол Гали Ибне Хаҗибнең остазы булгач, ул аңардан олы булырга тиеш, ягъни 1174 еллардан алда Кышанда яки Бараҗ ханның резеденциясе булган башка бер шәһәрендә туган һәм башлангыч белемен шул тирәләрдә алган була. Соңыннан ул Харизм шәһәренең берсенә барып, анда укып, 1176 елларда үзенең белемен тәмамлап, шундагы мәдәрәсәгә укытырга калган. Кол Гали Харизмда 45 ел мөдәррис була (1176-1220). Харизмны яулап алган вакытларда ул Өргәнечкә качкан. Ә 1221 елларда яулап алучылар Өргәнеч шәһәренә килгән вакытында Кол Гали, кыргыз далалары аша үтеп, Зәй тамагына, әтисенең йортына кайта һәм үлә.

Шагыйрьнең бер әсәре – Урта гасырлар Идел буеның иң күренекле иҗат җимеше булган “Кыйссаи Йосыф” поэмасы – тулысынча сакланып калган һәм ул татар халкының күңелендә, йөрәгендә иң мактаулы урын алган.

Әсәрнең сюжетына Коръәннең 12 нче сурәсендә китерелгән хикәя – Йагкуб пәйгамбәр хәлләре һәм аның угылы Йосыфның үз туганнарының көнчелеге аркасында җәфалар чигүе – нигез итеп алынган.

“Кыйссаи Йосыф” поэмасының халыкта гаҗәп киң таралуын аның төрки телләрдә төрле вариантлары барлыкка килүе раслый. Кол Гали поэмасы, үзенең чагыштырмача архаиклыгына карамастан, татарлар арасында иң популяр һәм теле, поэтик агышы ягыннан аңлаешлы, халыкның милли рухына якын әсәр булып кала бирә.

Поэманың үзәгендә ил белән идарә итүче хөкемдар һәм халык иминлеге проблемасы тора. Автор әсәрнең төп герое Йосыф образы аша хөкемдар кешенең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген күрсәтергә тырыша. Ул чор җәмгыятьтәге гаделлек барыннан да элек хөкемдарга бәйле булганлыктан, ул, шагырь фикеренчә, иң башта рухи яктан күркәм сыйфатка, шулай ук зур акылга, алдан күрә алу сәләтенә, баһадирларча көчкә һәм үз халкына карата тугърылык хисенә ия булырга тиеш. Кол Галинең телендә Йосыфка карата тугърылыклы, хыянәтсез дигән мәгънәдәге “сыйтдыйк” сүзе юкка гына бик еш кулланылмый. Әсәрдә Йосыф чыннан да бик тугърылыклы итеп тасвирлана: ул тәңре алдында да, карт атасына мөнәсәбәттә дә, үзенең җәмгыять каршындагы бурычына, ниһаять, Зөләйхага карата да ахырынача тугъры булып кала.

Аның җәмгыять каршындагы тугърылыгы Мисырда зур кытлык хөкем сөргән вакытта ил халык турында кайгыртучанлыгы аша гәүдәләнә. Атасына тугъры калуы исә Йосыфны озак еллар буе михнәт чигәргә рәхәтлекләрдән баш тартырга мәҗбүр итә. Чөнки, аның инануынча, бары тик Йосыфның чыдам һәм түземлелеге генә әтисенең газапларын җиңеләйтә ала икән. Әтисен һаман истә тотып яшәү аны түбәнлекләрдән, гөнаһлардан саклап кала.

Үзен кол итеп сатып алган Мисыр патшасына да ул тугърылык саклый, шуңа күрә дә Йосыф гүзәл Зөләйханың аздыргыч тәкъдимнәрен кире кага. Инде Зөләйханың никяхлы ире булгач, Йосыф гомеренең ахырынача аңа тугъры кала, Шәрекъ хөкемдарларына хас булганча җарияләр тотмый, Зөләйха үлгәннән соң да яңадан өйләнми, бәлки, тол килеш кала биреп, балаларын тәрбияләү белән шөгыльләнә.

Кол Гали, шулай итеп, кешенең дөньяви мәхәббәткә хаклы булуын раслый. Әмма, ди ул, чын бәхеткә кеше бары пакъ вөҗдан, намус белән генә ирешә ала. Тик, Зөләйханың бер кат ялгышканы шикелле, хыянәт юлына басарга яратмый. Аталар белән балалар мөнәсәбәте – поэманың үзәгендә торган төп мәсьәләләрнең берсе. Әмма Кол Гали поэмасында ата – аналар белән балалар арасындагы мәхәббәт һәм ата кешенең бәхеткә хокукы мәсьәләсе социаль яктан калкытып куела, чын – чыннан кешелекле рәвештә хәл кылына. Сюҗет агышы буенча Йагъкупның иң сөекле улы урлана һәм коллыкка сатыла. Ләкин Йагъкупка мондый кайгы очраклы гына килми: бу җәза аңа Йосыфны имезүче хатынның нарасый улын коллыкка сатып җибәргәнлеге өчен илаһи каргыш сыйфатында бирелә.

Ата газабын автор бик кешелекле рәвештә ача. Кайчакларын хәтта Йагъкуп берүзе генә газапланмый, бәлки, аның белән бергә әйләнә — тирәсендәгеләр дә газап чигә. Бу юнәлештә поэмадагы көчеген югалткан ана бүренең кайгысын тасвирлау да гаять гыйбрәтле. Мөгаен, менә шушы дулкынландыргыч хәлләр һәм аларның бик кешелекле төстә яктыртылуы “Кыйссаи Йосыф” ны татар укучыларының иң яраткан әсәрләренең берсенә әверелдергәндер. Шуңа күрә халык еш кына очракларда әсәргә автор тарафыннан куелган “Кыйссаи Йосыф” исемен үзгәртеп, аны “Йосыф китабы“ яки “Йакуп һәм Йосыф китабы” дип атаган. Шулай ук әсәрнең аерым бүлекләрен яттан сөйләгәннәр, аның өзекләрен кич утырган вакытларда көйләгәннәр; мәдрәсәләрдә исә бу китапны уку әсбабы итеп тә файдаланганнар.

Дәртле Зөләйха белән тугърылыклы Йосыф образлары Казан татарларының җыр репертуарларында киң урын алган – алар хакында аерым дүртъюллыклар да, сюжетлы җырлар да иҗат ителгән.

Кол Гали әсәрендәге Зөләйха үз сөйгәне Йосыфның чәчен унике толымга бүлеп үрә. Ә мондый күренеш – ирләрнең толым йөртүләре – төркиләрдә ислам дине кабул ителгәнче таралган сыйфат иде. Борынгы төркиләр кеше үлгәннән соң аның җаны кош булып очып китә дип ышанганнар. Аларның мондый инанулары борынгы чор төрки таш сыннарында да чагылыш тапкан: мәрхүмнең кыяфәте күкрәгенә кош утырган килеш сүрәтләнгән.

Фәндә халык китабы дигән төшенчә яши. “Йосыф китабы” гасырлар дәвамында халкыбызга әнә шундый игелекле хезмәт күрсәткән.

Үзенең күп яклары: каһарманнар яктыртылышы; сюжет корылыш, композициясе һәм халыкта яшәеше белән дастан фольклор эпосына якын торган. Мәсәлән, сюжетның нигез сызыкларыннан берсен тәшкил иткән Йосыф – Зөләйха мөнәсәбәтенең бирелешен алыйк. Патша кызы Зөләйха гүзәл Йосыфка, төштә күреп, гашыйк була. Халык дастаннарына хас сюжет төенләнеше бу. Яки Йосыфның Мисыр патшасы төшен юрауга ук патша булып күтәрелүен алыйк. Монысы тылсымлы әкиятләрдә читен мәсьәлә чишеп, патша булу мотивына корылган. Кол Гали Көнчыгышта киң эшкәртелгән сюжетка бу элементны үзе керткән. Йосыфның зинданнан чыкканда үзенең язмыштан бүтән иптәшләрен дә азат кылуны таләп итүе фольклор эпосындагы каһарманның асыл егетләрчә гамәлен хәтерләтә.

Шагыйрь, дөньяның иң зур байлыгы – ул кеше, дигән фикерне алга сөрә. Моны ул үзенең тышкы матурлыгы белән дә, әхлакый сафлыгы һәм рухани бөтенлеге белән дә камил шәхес булган Йосыф мисалында раслый. Мәсәлән, каһарманны коллыкка сату вакытында үлчәмнең бер ягына Мисыр патшасы хәзинәсендә булган барлык алтын – көмеш һәм асыл ташлар куела, икенче якка исә Йосыфны утырталар. Әмма хөкемдарның маллары аның авырлыгы кадәр тартмый. Шуннан шагыйрь гомумкешелек һәм шигърият өчен әһәмиятле нәтиҗә ясый.

Һич берәү дә аны сатып алалмады,

Бәһасенә кем дә якын килалмады,

Мисыр малы аңа бәһа булалмады

Галәм малы аңа бәһа булмас инде.

Әйбергә, милеккә табыну гавам арасында куркыныч төстә көчәеп киткән һәм җәмгыять тарафыннан кешегә игътибар янә үзәк урынга куелган. Безнең дәвердә бу аеруча мөһим яңгырый.

Әсәрдәге гаять бәрәкәтле һәм сәнгатьчә ышандыру көченә ия гуманистик идеяләрдән кеше бәхетенең төп шарты — әхлакый сафлык, тугрылык, дигән фикер дә безнең җәмгыять алга сөргән идеалларга бик якын. Йосыф һәм Зөләйха мисалында шагыйрь мәхәббәткә һәм гаилә бәхетенә юлның кеше хакын таптау аша түгел, бары намус һәм сафлык аша үтүен раслый. Егет һәм хатын – кыз каһарманның газаплы аңлашулары вакытында Йосыфның ныклыгы моңа ярдәм итә.

Дастандагы тынычлык пафосы, сугышсыз, тыныч тормышны данлау дәүләтебезнең бүгенге эчке һәм тышкы сәясәтенә гаять аваздаш яңгырый.

Поэмада ата белән угылның кайнар мәхәббәте, туганнар ызгышын гаепләү, каһарманның саф, бөтен холкы, Зөләйханың гомер буена бер мәхәббәткә тугры булып калуы, көчле характеры, сабырлыгы һәм шулар нәтиҗәсендә һәр өч каһарманның бәхеткә ирешүе халыкны гасырлар дәвамында әхлакый тәрбияләп аның якты өметенә юлдаш булып килгән. Язмышның барлык олы сынауларында, азатлык өчен һәм ватанны саклап көрәшкән яуларда татар халкының батыр улларына Йосыф – Йагъкуб тугрылыгы таяныч булган.

Кол Гали халык авыз иҗатын һәм дин фәлсәфәләрен әсәрнең төп эчтәлеге итә. Әсәр башында һәм азагында шагыйрь үзенең карашларын, кичереш һәм теләкләрен бәян итә. Язарга керешү алдыннан ул, гадәт буенча, илаһияткә мөрәҗәгать итә, үзенә илһам ялкыны һәм көч – куәт бирүне үтенә. Кыйссаның кереш өлеше ике өлештән тора: беренчесендә Аллага һәм пәйгамбәрләргә мактау, олылау сүзләре әйтелә. Икенчесендә автор үзен “зәгыйфь кол” дип, ягъни Алла колы дип атый һәм Алладан көч һәм илһам сорый.

Мин зәгыйфьне хикмәт таба син юнәлдер,

Киңәш – хикмәт сөйләмәгә илһамландыр.

Күкрәгемдә ярдәм итү шәмен яндыр,-

Куәт бир син хикмәт юлыннан барырга

Гакыллы колларның күңелен баетырга.

Шагыйрь дөньяны яманнарга һәм яхшыларга бүлә. Халык иҗаты әсәрләрендәге кебек яхшыларга яхшылык белән, яманнарга яманлык белән шунда ук җавап та бирә. Бу эшләрне ул Алла ярдәме белән башкара.

«Кысса-и Йусуф» («Сказание о Йусуфе») Кул Гали

Ләкин җәза да, бүләк тә максатка ирешү чарасы гына. Максат исә — яман кешеләрне яхшыга әйләндерү. Хаталары турында уйланырга вакыт биреп, яман гадәтләрен аңларга мәҗбүр итү. Кол Гали яман кешеләрнең аңлы рәвештә төзәлүенә зур әһәмият бирә: вакыйга саен гафу үтендерә, ә Йосыфка үзенең кемлеген агалары тәүбә итү дәрәҗәсенә җиткәнче әйттерми.

Кол Гали хакыйкатьне, Коръәндәгечә Алланың үзендә күрә, сабырлыкны кешенең күркәм сыйфаты итеп бәяли. Йосыф мәсәлән уңышка башлыча үзенең сабырлыгы белән ирешә, Зөләйханың яманлыгына сабырсызлыгы сәбәп була. Шулай итеп, дин фәлсәфәсе кагыйдәләрен хакыйкать дәрәҗәсенә менгерүе белән Кол Гали татар әдәбияты эчтәлегенә әхлак кануннарын кертә, шуның белән татар әдәбияты үсешенең үзәк юлын билгели.

Дата добавления: 2015-10-13; просмотров: 748 | Нарушение авторских прав

mybiblioteka.su — 2015-2018 год. (0.099 сек.)

“Кол Гали “Кыйссаи Йосыф” әсәренең идея-проблематикасы”

Кыйссаи Йосыф» поэмасы — халыкның рухында

Боекларның илдә яшен сөрттең, Телгәләнгән җанны сыйпадың. Күктән иңгән дога урынына Ятладылар «Йосыф китабы»н.
Харрас Әюп.

Татар халкында китап сәнгате элек-электән үк таралган була. Аның хәзинәсендә бүгенге көнгә килеп җиткән борынгы китапларның ярым язма, ярым фольклор әсәрләре дә, бик борынгы үз шагыйрьләре иҗат иткән зур-зур дастаннар да, Көнчыгышның бөек гуманистлары тарафыннан язылган фәлсәфә, медицина, хокук фәне, шигърият кануннары һәм башка өлкәләргә караган китаплар да бар. Алар борынгы төрки, гарәп, фарсы телләрендә язылганнар. Халыкның укымышлылары ул китаплардан гыйлем яктысын, олы сәнгатькәрләр һәм фикер ияләренең йөрәк җылысын күп санлы шәкертләр һәм кызыксынучан җәмәгатьчелек арасына таратканнар, шулар ярдәмендә халыкның үзен ачык карашлы һәм гыйльми фикерле иткәннәр. Борынгы шигъри әсәрләрне башкаруда безнең халыкка хас аеруча бер үзенчәлек бар. Ул — китапны көйләп уку. Моның тамырлары бик тирәнгә китсә кирәк. Мәсәлән, мөнәҗәтләрне көйсез күз алдына да китереп булмый. Халык репертуарыннан төшми укылган көйле китаплар арасында аерым бер могтәбәр урынны тоткан «Йосыф китабы» бар. Бөек Кол Галинең моннан 765 ел элек язылган «Кыйссаи Йосыф» поэмасын халык үзенчә шулай атаган. Ул — татар халкының Болгар дәвереннән бирле кадерләп саклаган, җанына иң якын китабы, бөтен тарих буена язмышын уртаклашкан юлдашы. «Йосыф китабы» гасырлар дәвамында безгә халыкның әхлакый тойгыларын яктыртып ачуда игелекле хезмәт күрсәткән.

Әүвәл заманнарда шагыйрь әсәрне язган, ә үзенең исемен китапның ахырына гына язып куя торган булган. Укучы китаптан гыйбрәт алган, аның каһарманнары белән бергә яшәгән, сүзләрен көйгә салып җырлаган. Ә бу китапны кем язган? Бу хакта уйлап карарга аның башына да килмәгән. Чөнки китап — изге. Ә изге әйберләрне гади кеше генә тудырырга мөмкин түгел; дип уйлаган ул. Инде әсәр халыкның күңелен бер яулап ала икән, китап күчерүчеләр аны төннәр буе күчереп, төпләп халыкка таратканнар. Китап күчерүчеләр… 400 — 500 ел буе бу фидакарь кешеләр шәм яктысында «Йосыф китабы»н күчереп утырганнар. Әнә шулай ул безнең көннәргә килеп җиткән. Ни өчен соң шулкадәр шәмнәр янган, шулкадәр хезмәт куелган? Чөнки бу әсәр халыкка икмәк кебек кирәк булган. Халык аның белән рухланып яшәгән, илһам алган, әдәпкә өйрәнгән.

Бик борынгы заманнарда кызлар, үзләренең киләчәген яхшылыкка юрап «Йосыф китабы»на мөрәҗәгать иткәннәр, алар өчен ул бәхет сынау — фал ачу китабы да булган. Кызларның киләчәк гаилә язмышлары әйбәт һәм мәхәббәтләре тугрылыклы булсын өчен дип, ата-аналар аларны озатканда сандык төпләренә чигүле сөлгегә төрелгән «Йосыф китабы»н да салганнар.

Элекке авыл өйләрендә кичләрен «Йосыф китабы»н җыйналып уку һәм тыңлау гадәткә кергән була. Шунлыктан, укымышлы кешеләр генә түгел, хәтта укый-яза белмәгәннәр дә бу әсәр белән таныш булып, эчтәлеген гыйбрәтле хикәя итеп сөйләгәннәр, шигъри юлларны яттан әйткәннәр.

Кыйсса — болгар-татар әдәбиятына бөтен тарихы буенча тәэсир итеп килгән һәм үзенең йогынты көчен бүген дә җуймаган әдәби энҗеләрдән. Ул татар укымышлыларына, әдип-шагыйрьләргә шулкадәр йогынты ясаган ки, алар аны үзләре өчен үрнәк санаганнар, аның өлгесендә дистәләгән поэтик әсәрләр, авыз иҗаты үрнәкләре барлыкка килгән, ул җырларда мактап җырланган.

Әсәр һәркемнең күңеленә якын булган: олысы да, кечесе дә, егет һәм кызы да, укымышлысы да — һәркайсы аннан үзенә рухи азык, көч алган. Олылар сабыр булырга, карчыклар гайбәттән качарга тырышканнар, егетләр һәм кызлар мәхәббәттә тугрылыклы булырга ант эчкәннәр. Поэма һәркемдә киләчәккә ышаныч, якты өметләр уяткан, ил-халык алдында ак йөзле, саф күңелле, намуслы булырга өйрәткән. Шунлыктан «Кыйссаи Йосыф» һәр өйдә булган. Ул татар халкы яшәгән һәр урында укылган, мәктәп-мәдрәсәләрдә уку китабы итеп тотылган. Бик сирәк әсәрләр генә, халык күңелендә шулкадәр тирән урын алып, ихтирам ителүгә, үрнәк итеп куелырга мөмкин. «Кыйссаи Йосыф» үрнәгендә, аның шигъри төзелеш-нәзымы асылында шагыйрь иҗат иткән заманнан башлап йөзәрләгән әсәр язылган. Бу — поэманың гаять популярлыгы, халыклашкан булуы хакында сөйли.

Әсәрнең халыкка якын булуы, аның татар әдәбияты тарихында якты бер маяк булып торуы — анда куелган бөек гуманистик идеяләрнең, ил белән гаделлек нигезендә идарә итү, түбән массаларга карата кешелекле булу, мәхәббәткә тугрылыкны саклау, ил һәм халык интереслары белән яшәү кебек олы идеалларның югары художество чаралары аша чагылдырылуында. Дәүләт белән гадел идарә итүче, халык турында кайгыртып яшәүче идеаль хөкемдарны шагыйрь Йосыф образы аша үткәрә. Йосыф — акыл иясе: алдан күреп эш итә, авыр ачлык елларында халыкны үлем һәлакәтеннән коткара.

Газиз Йосыф бар шәһәргә хәбәр салды,
Мисыр әһле, җыелышып, аңа барды,
Алтын-кемеш биреп, ашлык сатып алды,
Кызыл алтын тәңкә белән алды инде.

Мәхәббәт темасы — Йосыф белән Зөләйханың гүзәл гыйшкы — укучыны үзенә җәлеп итә. Җирдә тереклек башлану белән мәхәббәт тә дөньяга килгән. Бу һәркемнең йөрәге аша уза, аны һәрбер кеше үзенчә кичерә. Ә Йосыф белән Зөләйханың мәхәббәтен язучы мавыктыргыч итеп сурәтли алган. Биредә тугрылыкка, сабырлыкка сокланырлык. Халкыбыз бүген дә яшь парларга Йосыф һәм Зөләйха мәхәббәтен тели икән, бу — язучының әлеге теманы шулкадәрле бөек һәм мәңгелек итә алуының төп дәлиле.

Поэмада атаның кайгы-хәсрәтләре, уңай һәм кимчелекле яклары Якуб портреты аша сурәтләнгән. Яхшы сыйфатлары белән бергә анда эгоистлык та бар. Башка балаларына караганда, ул Йосыфны күбрәк ярата, аны имезеп үстерер өчен кол хатынның имчәк баласын, аерып, кол итеп сатып җибәрә. Шагыйрь бу кырыс, каты кешелексезлекне кичерә алмый, ул Якубның үзен дә җәзалата: сөйгән улы Йосыфтан аерып, озак еллар хәсрәт эчендә калдыра. Якуб күз яшьләрен түгә-түгә сукырая. Явызлык үзенең җәзасын ала. Йосыфка мәрхәмәтсез булган агаларын да шагыйрь читтә калдырмый, аларны вөҗдан газабына тарта. Дөреслекнең тантана итүен җиткерүдә әкият алымын «Йосыфның күлмәге белән күзен сөртте дә — күзе ачылды» кулланса да, әсәрнең чынлыгына, тормышчанлыгына зыян килми. Без аны нәкъ шулай булырга тиеш дип кабул итәбез.

Бөек сүз остасы Кол Гали тарафыннан иҗат ителгән үлемсез «Кыйссаи Йосыф» поэмасы безне һаман да илһамландыра. Аның поэтик йогынтысы нәтиҗәсендә бик күпләр каләм алып, яңа әсәрләр иҗат итә, татар әдәбиятын, аның поэзиясен алга таба үстерә. Хәзерге заман шагыйрьләребез дә Кол Галигә мөрәҗәгать итәләр, аның җәүһәрләр диңгезеннән энҗеләр алалар, аңа хөрмәт күрсәтәләр. Әйе, «Кыйссаи Йосыф» — чын мәгънәсендә татар халкы рухындагы поэма ул. Инквизиторлар тарих мәйданының урта бер җирендә учак ягып, барлык рухи хәзинәләребезне әрдәнәләп өеп яндырган чагында да халкыбыз үзенең «Кыйссаи Йосыф»ын күңел түренә яшереп, йөрәген каната-каната, безнең көннәргәчә исән-имин килеш китереп җиткерде.

«Йосыф китабы»н язганга күпме еллар үтүгә дә карамастан, ул китап һаман да табылып тора. Галимнәребез ел саен татарлар яшәгән төбәкләргә экспедицияләргә чыгалар. Тарихи яктан кыйммәтле булган башка китаплар белән бергә, «Йосыф китабы»ның кулъязмаларын да алып кайталар.

Әйе, шагыйрьнең Кыйссасы — халык рухында! Шагыйрьнең Кыйссасы — көрәш мәйданында! Шагыйрьнең Кыйссасы халыкның үлемсезлеген раслый-раслый киләчәккә бара.

Китап белән бергә йөри микән
Гореф-гадәт, акыл, тел-сөйләм.
Илгә күчте Иосыф-Зөләйхалар —
Синең кебек болай кем сөйгән?

Date: 2015-09-18; view: 910; Нарушение авторских прав

Понравилась страница? Лайкни для друзей:

Их имена помнят многие поколения, а произведения бережно сохраняются и передаются от отца к сыну. Одним из таких поистине великих был Кул Гали — выдающийся представитель тюркской литературы и автор нетленного "Кыйсса-и Йосыф" ("Сказание о Юсуфе")

Литература — одна из немногих областей, в которых великие люди оставляют след на века. Их имена помнят многие поколения, а произведения бережно сохраняются и передаются от отца к сыну. Одним из таких поистине великих был Кул Гали — выдающийся представитель тюркской литературы и автор нетленного "Кыйсса-и Йосыф" ("Сказание о Юсуфе").

Биография Кул Гали

Имя Кул Гали почитаемо не только татарами. С не меньшим уважением к памяти и делам этого человека относятся и башкиры. Настоящее его имя — Мухаммад-хаджи Гали ибн Мирхуджа. Точный год его рождения не известен, предполагаемая дата — 1183 год. Место рождения — Волжская Булгария.

В юности получил хорошее образование.

Сначала — в медресе, затем уехал продолжать учёбу в Хорезме. Получил духовный сан муллы.

Кыйссаи Йосыф

По окончании обучения Кул Гали на протяжении нескольких лет путшествовал по крупным мусульманским культурным центрам Востока.

Будущий автор "Сказания о Юсуфе" побывал в Герате и Сирии, посетил Иерусалим и совершил хадж в Мекку. Достаточно долго жил в столицах Волжской Булгарии — Биляре и Болгаре, а также в Алабуге, Нур-Суваре и Кашане.

Прямых данных о том, что Кул Гали сколько-нибудь жил в Казани нет, однако вполне вероятно, что он несколько раз бывал в городе наездами совсем непродолжительное время: в конце 12 — начале 13 века город активно развивался и набирал силу. Впрочем, с Казанью тесно связана судьба знаменитой поэмы, созданной Кул Гали.

Точных сведений о месте упокоения Кул Гали нет. По одним данным, он погиб во время монгольского нашествия, по другим, ему удалось выехать из Биляра незадолго до взятия города. Впрочем, дата его кончины сомнений у историков не вызывает — 1236 год.

О поэме "Кыйсса-и Йосыф"

До наших дней не сохранилось оригинала этой замечательной поэмы Кул Гали, написанной великим поэтом в 1233 году, однако сегодня всё ещё существует несколько более поздних списков. Науке на сегодняшний момент известно более 200 рукописных копий поэмы.

Сюжет, взятый за основу поэмы известен и по текстам Корана, и по текстам Ветхого Завета. Но, несмотря на то, что насчитывается более 150 известных произведений, связанных с этой историей, "Кыйсса-и Йосыф" отличается от них оригинальностью, самобытностью и, пожалуй, самым главным: эта поэма стала началом совершенно нового этапа в истории тюркской литературы.

Основной посыл "Сказания о Юсуфе" Кул Гали заключается в следующем: поэт утверждает мысль о том, что человек, прошедший через все невзгоды и лишения и сумевший сохранить любовь к миру и окружающим людям, доброту и чувство справедливости, а также сохраняющий собственное достоинство в самых сложных жизненных ситуациях, будет многократно вознаграждён за терпение и доброту.

Дальнейшая история поэмы Кула Гали

До 19 века "Сказание о Юсуфе" существовало только в рукописных вариантах, что отнюдь не мешало этому произведению получить широкое распространение и популярность. Первое издание поэмы Кул Гали было подготовлено и вышло в свет в 1839 году.

Подготовил его поэт и учёный Габдрахим Утыз Имяни, а напечатали книгу в типографии Казанского университета. В период до 1917 года поэма "Кыйсса-и Йосыф" выдержала более 80 переизданий.

Произведение это было настолько популярно и любимо, что многим татарским и не только татарским девушкам в приданое обязательно входил экземпляр этой книги.

800-летний юбилей поэта отмечали весьма торжественно, а инициатором мероприятия выступило ЮНЕСКО. В Казани, в парке Тысячелетия установлен памятник выдающемуся поэту.

Рассказать друзьям

Еще статьи

статьяИсторик, богослов и археолог — Шигабутдин Марджани

В истории любой страны и любого народа найдутся личности, талатливые буквально во всём и внесшие немалый вклад в развитие тех отра…

статьяШестой муфтий — Мухаммад-Сафа Баязитов

Мухаммат-Сафа Баязитов был сыном Атауллы Баязитова — весьма образованного и уважаемого человека, немало сделавшего для культурного…

статьяПятый общероссийский муфтий — Мухаммадьяр Султанов

В 1886 году, 3 марта пост всероссийского муфтия занял Махуммадьяр Султанов, образованный и умеющий общаться со светскими властями …

статьяСалимгарай Тевкелев — четвёртый всероссийский муфтий

Представитель одной из самых известных татарских фамилий, дворянин, помещик и отставной военный. Человек, которого Шигабутдин Мард…

статьяТретий общероссийский муфтий — Габделвахид Сулейманов

Рассказ о жизни и деятельности достойного преемника и продолжателя начинаний первого и второго всероссийских муфтиев — Габделвахит…

статьяГабдессалям Габдрахманов — второй общероссийский муфтий

Быть вторым ничуть не проще, чем первым. Наоборот, быть достойным своего предшественника и соответствовать возлагаемым на тебя над…

Класс : 9
Тема: Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”поэмасы буенча йомгак дәрес.
Максат:1)поэмага кыскача анализ ясау;
2) әсәрнең сәнгатьчә эшләнешен күзәтү;
традиция һәм новаторлык төшенчәсе бирү;
3)әсәрнең әхлак тәрбиясе бирүдә әһәмияте.
Җиһазлау: Кол Гали портреты, презентация.
Дәрес барышы
I.Оештыру.
1) Кереш сүз.
Меңьеллык татар әдәбияты тарихында күренекле әсәрләр бик күп. Шулар арасында “Кыйссаи Йосыф ”әсәре аверым урын алып тора.Чөнки ул гасырлар буена укылган,кич утырып укыган вакытта кайбер урыннарын ятлап алганнар,күчереп язганнар.Китап ачу өчен кулланганнар,бу китапны изгегә санаганнар..Әмма аның авторы барлыгы турында байтак кешеләр уйлап та карамаганнар.
2)Сорауларга җавап бирү.
-Укучылар,шундый изге китапны кем язды икән?(Кол Гали.Аның тормышы турында бик аз билгеле.Туган җире Кама елгасы тирәсе дигәннәр.

Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре

Шартлы рәвештә туган елы итеп 1183 ел алынган.Безгә аның бер генә әсәре – “ Кыйссаи Йосыф”китабы билгеле.)
-Язылу еллары турында ниләр әйтә аласыз?(Автор кулы белән язылган китап сакланмаган. 1212 ел яки язучы үзе поэмада “630 ел ”дигән.)
-Укучылар,бүгенге көндә 200 дән артык күчерелмәсе билгеле.
-Шул күчерелмәләргә нигезләнеп,кем чагыштырмача дөрес текстын язган?(Габдерәхим Утыз Имәни. 1839 елда Казан унивеситеты типографиясендә беренче басмасы дөнья күрә.)
3) Әсәр турында Кол Гали:
“Гәүһәр – таш ул, ләкин һәр таш гәүһәр булмый,
Тикмә кеше гәүһәр кадерен аңлый алмас,
Бу назымның кадере һич ахмак белмәс,-
Гакыллылар тыңлар ,аңлар ,белер имди.”
Димәк, поэманы гакыллылар гына аңлар дигән.Без поэманы укыдык,ничек аңладык икән.
II.”Кыйссаи Йосыф “поэмасына анализ ясау.
1)Сорауларга җавап бирү.
–Поэманың төзелеше ничек бирелгән?Нинди өлешләрдән тора?
(Кереш,төп, хатимә(йомгак)).
-Кереш өлеше турында безгә ниләр билгеле?
(Кереш- Алланы ,Мөхәммәд пәйгамбәрне мактау, йомгак- Тәңрене сагыну,аннан шәфкать ,ярдәм сорау.)
-Бүлекләр нәрсә дип атала? (Фасыл.)
-Укучылар, бу әсәр табигате белән лиро-эпик жанрдагы поэманы хәтерләтә.Ә уүләменә карап,аны шигъри поэма дип атарга мөмкин.
-Поэманың геройлары кемнәр?(Йосыф,Зөләйха,Ягъкуб һ.б)
-Поэманың төп каһарманы кем ?(Йосыф)
2)Текст өстендә эш. Портреты, сыйфатлары (һөнәрләре, сабырлыгы, Зөләйха белән очрашуы,бозык эшләрдән тыелуы,ярдәмчеллеге, гаделлеге,төш юрый белүе,пәйгамбәрләргә хас сыйфатларга ия булуы турында язылган урыннарны табып уку).
-Ни өчен Йосыф зинданга ябыла?
(Чөнки көзгедән карап ул үзенең матурлыгына соклана).
Нәтиҗә. Йосыф киң күңелле,гадел була, үз гаебен таныган туганнарын гафү итә.
-Кем ул Ягъкуб?
(12 бала атасы,ни өчен ул шундый бәлага дучар була дигән сорау туа.Үз гомерендә ул да ярамаган эш эшдәгән була. Хатыны үлгәч,хезмәтче хатын ала һәм аның баласын сатып җибәрә.Хатын рәнҗи. Аның баласын Йосыф сатып ала.Ул Бәшир.Аларны кавыштыра.)
-Зөләйха кем ул ?Текст өстендә эш.(Әтисенең яраткан кызы,матур) . Дәреслектән аның сыйфатларын табып уку.
-Аның максаты нинди?(Йосыф белән кавышу)
-Йосыф агаларының эш-гамәлләренә нинди бәя бирәсез?( көнләшү начар гадәт, үз туганнарын коега салалар, кол итеп сатып җибәрәләр, әтиләрен алдыйлар…)
-Әсәрнең азагы ни белән бетә?(Йосыф белән Зөләйханың кавышуы, гаиләнең берләшүе )
-Әсәрнең идеясе нәрсәдә?
( Бәхетле тормышның нигезе бердәмлектә,татулыкта,иминлектә,кешелекле мөнәсәбәтләрдә)
3)Әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше . (Текст өстендә эш)
-Идеяне ачуда автор нинди сурәтләү чаралары кулланган?
1) Мифологиядән килгән шартлылык куллана.Әкияти традицияләргә иярә( Йосыф 50 елдан артык коеда утыра, 12 ел зинданда утыра,60 еллап гомерен Әмин каласында уздыра; Ягъкуб 70 ел малаеннан аерылып тора…)
2) Чагыштыруларны табу.( Тулган айдай балкыр иде аның йөзе…)
3) Зөләйханың рухи халәтен тасвирлауда гипербола куллана.(Яшь урынына күздән кан ага…,камчысына ут каба..)
4)Сынландырулар.(Дөянең Йосыф белән сөйләшүе…, бүренең телгә килүе, гаебе юклыгын әйтүе…)
5) Йосыфның гомерен капма-каршы куеп сурәтли – антитеза куллана.
(1 өлеш- Йосыф бәхетле атасы янында,2 өлеш-рәнҗетелгән кол…)
6) Эндәшү, мөрәҗәгать итү, анафора, эпифораларны табу.
7)Эпитетлардан еш файдаланган (Газиз Йосыф, сәүчи Йосыф, пөйгамбәр Йосыф…).
8)Саннар символикасыннан файдаланган.(7 сыер, 7 тук башак, Зөләйха 3 мәртәбә төшендә күрә, колның 3 гаебе….)
9) Автор төш күрү,төш юрау кулланган, рәсем сәнгатенең үсүен күрсәткән .
III. Әсәрнең әһәмияте Традиция һәм новаторлык төшенчәсе бирү. Кол Гали халкыбызда тугрылык, сабырлык, әдәплелек тәрбияләүдә күп язучыларга үрнәк булып тора.Мәсәлән,Г.Тукай “Дустларга бер сүз “,С.Рәмиев “Ул”,М.Җәлил”Ана бәйрәме ”,С.Хәким “Әнкәй”шигырьләрендә Кол Гали алымнарын очратырга була.Бер язучының икенче язучы иҗатыннан үрнәк алуы, яки сүз сәнгатендә тупланган казанышларның буыннан- буынга күчеп килүе-традиция була. Ә новаторлыкның нигезендә яңалык ята.
Кол Гали моннан 8 гасыр элек яшәп дөньядан китсә дә,аның хис- тойгыларга бай әсәре үлмәгән. Н.Фәттах 1972 елда 3 пәрдәлек “Кол Гали” исемле пьеса язган. Ул Г.Камал театрында зур уңыш белән барган. Р.Харис “Кыйссаи Йосыф ”поэмасына нигезләнеп опера әсәре өчен либретто язган.
2005 нче елның 26 августында Кабан күле буенда “Казанның меңъеллыгы” паркында Кол Галигә һәйкәл куелды..Берләшкән Милләтләр Оешмасының фән , мәгариф һәм мәдәният бүлеге карары белән 1983 елда Кол Галинең тууына 800, “Кыйссаи Йосыф”поэмасының язылуына 750 ел билгеләп үтелде.
“Сигез гасыр синең җырларыңны
Яраткан да халкым, ятлаган.
Шуннан бирле аны онытмаган
Хәтерендә көйләп саклаган.”
IV. Йомгаклау. Билге кую.

Приложенные файлы

Запись опубликована автором uploader в рубрике Прочее.