Котб хосрэу вэ ширин

27.04.2018 0 Автор admin

Периодизация татарской лит-ры:

I. Древняя тат.

Котб иҗатына анализ

лит-ра (10-18 вв.):

  1. Общетюркская (до 12 в.):

— рунические памятники: надгробие Куль-Тагина, Бильге-кагана, Тоньюкука,

— уйгурские: Хуазтуанифит (манихей), Поклонение колдунов, Алтын ярук (буддизм),

— арабские (гос-во караханидов, столица Кашгар): Йосыф Хас-хаҗиб Баласагуни “Котадгу билиг” (Знание о счастье), Махмуд Кашгари “Диване лүгат әт-төрек”.

+ среднеазиатская (суфийская): Хуҗа Ахмад Ясави “Диване хикмәт”, Сулейман Бакргани “Бакырган китабы”, “Ахырзаман китабы”, “Мәриәм-аңа хикәяте”

  1. Лит-ра периода Волжской Булгарии (до 1236 г.): Кол Гали Кысса-и Йусуф.
  2. Лит-ра периода Золотой Орды (1236-1438): Котб “Хосров и Ширин” (1342), Хорезми “Мөхәббәт-наме” (1354), Хөсен Көтип “Җөмҗөмә султан”, Махмуд Бине Гали “Нахҗ ал-Фарадис” (1358), Саиф Сараи: переводы — “Гөлистан бит-түрки” (найден в 1851), оригинальное тв-во – “Сөһәел вә Гөлдерсен” (на основе событий в Поволжье в 14 в), нәзирә – пейзажная лирика Маулана Исхака, Хорезми, Габдуль Мәжита.
  3. Лит-ра периода Казанского ханства (1438-1552): Мохаммад Эмин “Гыйкаб” (Месть), Өмми Камал “Мөнаҗате зәрифә” (Песни бедного человека), Гарифбәк (1 стих-е о присоединении Казани к России); Кул Шариф “Кысса-и Хутби-хуҗа” (о Хуҗа Ахмад Ясави и Сулеймане Бакргани), газели; Мухаммадьяр: “Төхфәи Мәрдән” (1539-40; ящичная композиция, пример – рассказ о Захиде, Шах Харун), “Нуры Судур” (1542; нәзирә на поэму Лутфи “Гөлвә науруз”, пример – “О благородной девушке и злом отце”), стих-е “Нәсихат” (Назидание).
  4. Лит-ра 16-18 вв. (1552-1800) – усиление религ. идеологии: “Кыссасыль әнбия” (“История пророков”); Мәвлә Колый (17 в.) – һикмәт, пессимистич. тв-во, восхваление крест. труда, ученых; Кадыр Гали-бек “Җәмит әт-тәварих” (“Сборник историй”) – перевод одноим. труда перса 13-14 вв Рашиддина Хамадани (восхваление Годунова); Сайади “Дастан Баба-хан” – нәзирә на сюжет “Тәһир һәм Зухра”.

II. XIX в. (1800-1905):

  1. Первая половина – продолжение традиций среднев. лит-ры: поэтич. пр-я, восточн. жанры, тяжелые формы, сложный язык. Мирза Фахретдинов – основал серию публикаций мелких авторов-современников «Асар»; Шигабудтин Марджани – библиографич. труд о тат. нас. пунктах, мечетях и муллах «Мустафа дель Акбар фи ахвали Казан дэ Булгар»; Әбелманих Каргалы – “Саяхат наме” (путевые заметки о Турции, Египте и Аравии), сб-к из 10 поэтич. рассказов о суф. шейхах, переведенные с арабского языка (пример – о ш. Зөнен Мисрый), тема рос. гражданства, эпиграммы на баев – реалистич. метод. Х. Салихов – поэт-суфий: “Тәндә җаным”, рефрен (рәвив) “Белмәдем”, соц. сатира. Ш. Зәки Суфи (“умный”, также – «слепой») – дидактич. и философская лирика, газели, часто с рэвивом (пример – стих-е, где мир сравнивается с рынком знаний). Габдульджаббар Кандалый: “Кысса-и Ибрахим әтхәм”, ”Рисаля иль Иршат”; любовная лирика без суф. подтекста, эпиграммы; эпистолярная поэма “Сахыб-җамал”.
  2. С 1860-х гг., развитие просветительской лит-ры: в основном проза и драматургия; возникновение и развитие джадидизма.

III. Начало XX в. (1905-1917)

IV. Советская (1917-1985)

V. Современная (с 1985)

Смотрите также:
Котб “Хосров и Ширин” (1342), Хорезми

Нутфуллин Ильнар Ильдус улы Тема: Котбның “Хөсрәү вә Ширин” поэмасында традицияләрнең чагылышы
Котбның әсәре – фольклор йогынтысының иң якты мисалы. Бу поэмада иранлыларның һәм төрекләрнең бик күп еллар буе үсеш алган тәҗрибәләре тупланган.
Әлеге фольклориртик әсәр иранлыларның һәм төрекләрнең культура һәм диннәре буенча бик якын торуын күрсәтә.
Барлык поэма барышында фольклорның барлыгы сизелә.

Вы точно человек?

Бу беренчн чиратта төрки халыкның дини мифологик күзаллаулары белән бәйле:
Дини-мифологик катлау вәкилләре (аллалар, фәрештә, җан һ. Б.):
Бөек Алла (аңар кайда вә кем тиң?)Яратыр һәм йөретер бер хөкемдин.
Кушып янә хыялыңны коралга —Ни кылгансың, теләмәсә бер Алла?
Чокырдан безне күккә ул күтәрде,Фәрештәгә тиң итте керле тәнне.
Геройларның мифик характерлары (күңел дөньясы, эчке күңел көче):
Холык һәйбәт, фәһемлесең, гыйлемле,Акыллы син һәм ипле, хуш күңелле.
Ничә еллар булыр — җаным төбендәШушы фикер бар иде уй-күңелдә:Берәр шаһның сараена барыйм, дип,Бетәр шунда бөтен кайгыларым, дип.
Геройларның табигый көчләр белән бәйләнеше (күк, җил, ай, кояш, үсемлекләр дөньясы):
Вә күк чары, гашыйк булмаса җиргә,һаман ник әйләнә, ял итми бер дә?
Иреште шаһка бу зар, җитте күккә,Халыкта аһ, елашлар китте күпкә.
Шуның өчен булыр җилдәй җитез ат,Кара кир Шәбдиз* атлы бер асыл зат.
Егетлекне бизәсен ай кебек йөз,Моратыңның гөле булсын энәсез…
Йөзе — кояш, чигәсе — ай, чәче — төн,Күзе — нәркис, иңе гөл — бизи күркен.
Котбның бу поэмасына этәргеч булып Кол Галинең “Кыйсаи Йосыф” ы тора. “Кыйсаи Йосыф” – Коръәнгә нигезләнеп язылган әсәр, анда да анда да кешенең табигать белән бәйләнеше ачык чагыла, яхшы сыйфатлар өстен куела:
Матурлыкта бөтен җирдә алып дан:«Йосыфтыр бу!»— диде һәркем, калып таң.
“Хөсрәү вә Ширин”дә дә дөреслек, кешелеклелек сыйфатлары яктыртыла. Чөнки әлеге поэма Тинибек патшага карата, аның аңына тәэсир итеп, дөрес һәм кешелеклелек сыйфатлары белән тәрбияләү өчен:
Ханыбыз ул — Тинибәк*, ул бәхетле,Куандырадыр ул таҗ һәм тәхетне.Җиде икълим эчендә бу замандаТиңең юк синең ошбу киң җиһанда.
Булыгыз чын сәгадәтле хөкемдар,
Сәламәт-сау узып шатлыклы еллар.
Поэмада без авторның файдалы һәм күңел дөньясын тәрбияләүче киңәшләрен дә күрәбез: ир белән хатын турындагы күзаллаулар, ихлас ярату, дөреслек яклы идарәче, кешенең изге эшләре, сәламәт яшәү турында киңәшләрен күрәбез.
“Хөсрәү вә Ширин”дә Кавказ халкының (Низами) даладагы төрекләрдән аермасы (Котб) күренә. Мәсәлән, ашамлыклкарга килгәндә, Низамида – кебаб (шашлык), Котбта – аш. Шулай ук башка төрки ризык атамалары да бирелә: сусын (исерткеч ечемлек), бал, каймак. Саз, кубыз, быргыда уйнаучыларны ул бер сүз белән – кубызчы дип атый.
Поэмада автор Хөсрәү белән Шириннең язмышын хронологик тәртиптә түгел, ә тарихтан тыш, фольклористик тәртиптә бирә. Ул геройларны эчке дөньясындагы үзгәрешләре буенча тасвирлый. Үз-үзләрен тотышлары, күңел байлыгының үсеше – тискәре сыйфатлардан арындыра һәм алла дәрәҗәсенә җиткерә. Ә моны фольклорсыз күз алдына китерергә дә мөмкин түгел. Поэманың фольклор рухында бирелеше тормышны ничек бар, шулай күрсәтү өчен кирәк: геройларның уңай һәм тискәре адымнарына нәтиҗә ясап һәм шул ук вакытта укучыларны да эчке һәм тышкы матурлыкка өндәү
Котбның поэмасында чагыштыру, эпитет, метафоралар бик күп очрый. Чагыштырулар табигатьтән, көндәлек тормыштан һәм фольклордан алынган.
Җитеп тәхеткә, чүкте — көч киселде,Зарый кылды җинаятьче шикелле:«И шаһым, ярлыка, зинһар, кичер син,Олуг бул син кечегә, иң кечең — мин.

Сүзен башлап чичән Шавур әфәндеТере тутый кебек сайрап җибәрде.
Тигез булып тезелгән теш — нәкъ энҗе,Алар алмаз кебек нурлы, пакь энҗе,Иреннәре — Бәдәхшанның* якуты,Уйный тешләр алар белән качышлы.
Гомер кебек, яшеннәр тизлегендәЧабар, ычкындырылса тезгененнән.
Котб үзенең поэмасында кешелекнең барлык өлкәсендәге белемнәрне чагылдыра: биологик, иҗтимагый, географик һәм күңел дөньясына кагылышлы. Ул шулай ук биредә космогоник, онтологик күзаллаулар (ягъни мифлар); Иранда һәм Алтын Урдадагы диннәр (шаманизм, зароастризм, христиан, ислам һ.б.) турында да яза. Ә динне мифологик персонажларсыз күз алдына да китереп булмый. Шагыйрь поэманың беренче юлларында ук дөньяны барлыкка китерүче – Бөек Тәңрене әйтә.
Олугъ Тәңре-галәмне ул яратты,Бизәп җирне, күген җиргә каратты.
Игелегең белән колыңны кыл дус,Эшемне төпчемә, и Тәңре, бул дус!
Аңа җиңү кылычын Тәңре сонды,Кире җаннарга ул бик катгый орды.
Алла күк йөзен, йолдызларны, караңгы төнне, кояшны; кайгыны, шатлыкны, өметне һ.б. барлыкка китергән. Автор поэмада көн белән төннең алышынуын геройларның күңел халәте үзгәрүе белән тиңләп карый (кайгыру – шатлану, бәла – өмет).
“Хөсрәү вә Ширин”дә авторның эпик-мораль өйрәтмәләре бик күп очрый. Аларны тйрле темага аерсак та санап бетерү мөмкин булмас иде: бәхет турында, сәламәтлекне кайгырту, сүз көче турында уйланулар, дәүләтнең җитешлелеге, киләчәкне кайгырту, гомернең бик тиз узуын искә алу, яхшылык эшләүчеләр, яхшы күңелле идарәче; белем һәм дөреслек турында, мәхәббәт, теләкләрнең чиклелеге, ирләр һәм хатыннар турында, тормыш авырлыклары алдында баш ию, гафу итү, хаклылык, ашау, хурлык, яхшы мөнәсәбәт, саклану, дөньяга яраклашу, гөнахлар өчен түләү, эшнең үзвакытлылыгы, көчлелек һәм көчсезлек, ашыгу, дөреслек, язмыш, сабырлык, аек булу, сер саклый белү, кыйммәтлелек, талант, юмартлык, эшләрең өчен җавап бирү, акыл, икътисад, тормыш белән канәгать булу, дин һ.б.

Приложенные файлы

Запись опубликована автором uploader в рубрике Прочее.

&nbsp&nbsp&nbsp

КОТБНЫҢ «ХӨСРӘҮ ВӘ ШИРИН» ӘСӘРЕ

Котб псевдонимы белән «Хөсрәү вә Ширин» поэмасын язган Алтын Урда шагыйре шул дәүләт составына кергән халыкларның әдәбият тарихында күренекле урын тота.

Котбның “Хөсрәү вә Ширин” поэмасында традицияләрнең чагылышы

Бу әсәр ул замандагы рухи культура һәм әдәбиятның үсеш дәрәҗәсен күрсәтүе, иске әдәби традицияләрне дәвам иттерүе, болгар-татарларның һәм Урта Азия халыкларының әдәбияты үсешенә тәэсир итүе ягыннан бик әһәмиятле.
Алтын Урда дәүләте составына кергән Харәземдә һәм Болгарда, монголлар килүдән элек гыйлем һәм фән шактый алга киткән булып, күренекле галимнәр яшәгәнлеге мәгълүм. Ул галимнәр бу дәүләттә матди һәм рухи культураны һәм әдәбиятны үстерүдә зур эшчәнлек күрсәткәннәр. Нәтиҗәдә Сарайда, Болгарда һәм Кырымда фән кешеләре, әдипләр, шагыйрьләр җитешкән.
Алтын Урдада төрки телдә әдәбият һәм поэзиянең нык алга киткән булуына Мәхмүд Болгариның «Нәһҗел-фәрадис»е, Котбның «Хөсрәү вә Ширин»е, Харәзминең «Мәхәббәтнамә»се, Хөсам Кятибнең «Җөмҗөмә солтан»ы, Галинең «Кисекбаш китабы», Сәйф Сарайның «Китабе Гөлстан бит-төрки»се, «Сөһәйл вә Гөлдерсен» поэмасы, шигырьләре һәм ул җавап язган шагыйрьләрнең әсәрләре шаһит. Бу авторларның хан сарайларында тәрбияләнгән профессиональ шагыйрьләр булмыйча, халык арасыннан үсеп чыккан сәнгаткярләр булуы аеруча игътибарга лаек. Бу хәл гыйлем һәм мәгърифәтнең хаким сыйныф тирәсендә түгел, халык арасында таралганына дәлил. Алтын Урда, Болгарда һәм башка мөселман илләрендә мәдрәсәләр дәүләт карамагында булмаган, аерым галимнәр мәдрәсә тоткан һәм шул традиция болгар-татарлар арасында да дәвам иткән. Ул мәдрәсәләргә төрле шәһәр һәм авыллардан гыйлемгә ихласлы яшьләр килеп укыганнар, араларыннан зур галим, яхшы шагыйрьләр дә чыккан. Әлбәттә, Сараи дигән галим вә шагыйрьләрнең барысы да Сарайда туып-үсмәгән, моны Сәйф Сараиның «туган җирем Камышлы» дигәненнән дә күрәбез. Аның Сарай якынындагы Камышлыдан икәне шиксез.
Болгар һәм Алтын Урда заманында Идел буе галимнәре һәм әдип-шагыйрьләре гарәп, фарсы телләреннән һәм әдәбиятларыннан яхшы мәгълүмат алганнар.
Болгар һәм Алтын Урта шагыйрьләренең элекке әдәби традицияләрне дәвам иттерүләре дә кызык. Элек гарәпчә шигырьләр язып, соңыннан шул ук шигырь формаларын фарсычада кулланган һәм гарәпчәдән бик мөһим әсәрләрне фарсычага күчергән фарсы-таҗик шагыйрьләре шикелле, төрки шагыйрьләр дә бөек фарсы шагыйрьләренең әсәрләренә ияреп язу, яки ирекле тәрҗемә итү юлын тотканнар. Йосыф Хас Хаҗиб Бала-сагуни «Котадгу белег»не Фирдәүсинең «Шаһнамә»сенә ияреп, аның вәзенендә язган.
Алтын Урда мәҗлесләрендә, гарәпчә шигырьләр укыганнан соң, фарсы һәм төрки «мөләммәгъ» җырлаулары да шул ук традицияне күрсәтә. «Мөләммәгъ» дип бер яки ике юлы гарәпчә, бер-ике юлы фарсыча, яисә фарсыча-төркичә шигырьләргә әйтелә. Низами, Хафиз кебек олуг шагыйрьләр, берьюлы гарәпчә дә, фарсыча да газәл-шигырьләр язганнар. Алтын Урда шагыйрьләренең дә шуларга ияреп фарсыча-төркичә «мөләммәгъ»ләр язуы һәм ул «мөләммәгъ» газәлләрнең мәҗлесләрдә укылуы яки кубыз көенә җырланганы мәгълүм. Мондый «мөләммәгъ» шигырьләрнең бик модада булганын «Хөсрәү вә Ширин» ахырында гарәпчә-фарсыча «мөләммәгъ» китергән Бәркә Фәкыйһ тә күрсәтә. Ул ике юл гарәпчә һәм ике юл фарсыча шигырь белән: «Бу китапны матур язу өчен озак вакыт тырыштым; бердән үлеп китсәм, аны аз нәрсә бәрабәренә, суган бәясенә сатуларыннан куркам»,— дип язган.
Төрки авторлар мәшһүр фарсы шагыйрьләренең әсәрләре белән яхшы таныш булганнар һәм үз әсәрләрен шуларга ияреп иҗат иткәннәр. Котб исә Низаминың «Хөсрәү вә Ширин»ен ирекле тәрҗемә иткән. Төрки вариантта авторның мөстәкыйль иҗат өлеше дә шактый урын ала.
Котб үзеннән алда булган төрки әдәбиятлардагы Йосыф Хас Хаҗибнең «Котадгу белег»е, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ы, Әхмәт Югнәкинең «һибәтел-хәкаик»ы кебек күренекле әсәрләр белән таныш булып, алардан билгеле бер йогынты алса, «Хөсрәү вә Ширин»е белән соңгырак чор шагыйрьләренә үзе дә йогынты ясаган. Бу танышлык һәм тәэсир Низами әсәре нигезендә 1409—1414 елларда «Мәхзәнел-әсрар» поэмасын язган Мир Хәйдәр иҗатында да күренә. Аның Низами темасын сайлауда да Котбка ияргәнлеге сизелеп тора. ©Татар әдәбияты тарихы, 1нче том

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013…