Татар исемнэре ни сойли

03.04.2018 0 Автор admin

Татар исемнәре

Татар мөселман исемнәре

Сүзләр авазлардан төзелә.

Авазларны әйтәбез һәм ишетәбез.

Язуда авазлар хәрефләр белән белдерелә.

Хәрефне язабыз һәм күрәбез.

Авазлар 2 төркемгә бүленә:сузык авазлар;тартык авазлар.

Татар телендә 9 сузык аваз бар: , , , , , , , , .

Калын сузыклар: , , ,.

Нечкә сузыклар: , , , , .

Парлы сузыклар: , , , . авазының калын пары юк.

Татар исемнәре һәм аларның мәгънәләре

Саңгырау тартыкларның яңгыраулашуы.

, , саңгырау тартыкларына беткән сүзләргә сузык аваз ялганса, ул авазлар , , яңгырау тартык-ларына әйләнә: -, -,

– .

Ө хәрефе

Ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла.

Сүзнең беренче иҗегендә авазы килгәндә, икенче иҗектәге авазы«ө»ләштереп әйтелә.

Языла төрле, әйтелә

О хәрефе

О хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла.

Сүзнең беренче иҗегендә авазы килгәндә, икенче иҗектәге авазы«о»лаштырып әйтелә.

Языла болын, әйтелә

Э, е хәрефләре

Сүз башындаэ хәрефе, башка урыннарда е хәрефе языла: эшче, кеше.

Татар сүзләрендә э, е хәрефләрекыскарак әйтелә торган авазын белдерәләр.,.

Рус сүзләрендә сузыбрак әйтелә торган авазын белдерә., .

Исеңдә тот! Маэмай,тәэсир, тәэмин.

Иҗек

Сүзләр иҗекләргә сузыкларга карап бүленә.Сүздә ничә сузык аваз булса, шулкадәр иҗек була.

Сүзләрне бер юлдан икенче юлга күчерү

Сүзләрне бер юлдан икенче юлга иҗекләп күчерелә: на-ратлык, нарат-лык.

Сүзләрне бер юлдан икенче юлга күчергәндә бер генә хәрефне бүлеп

калдырырга ярамый.

ъ, ь хәрефләреүзләреннән алда килгән хәрефтән аерып күчерелми: Мәрь-ям, вәгъ-дә.

В хәрефе

В хәрефе татар телендә 2 авазга ия булып йөри.

Татар һәм гарәп сүзләрендә в хәрефе авазын белдерә: , .

Рус теленнән кергән сүзләрдә в хәрефе рус телендәгечә әйтелә: завод, вагон.

Й хәрефе

Й хәрефе сүзләрнең башында, уртасында һәм ахырында килә: йомры, йөз, байлык, бабай.

Йо, йө кушылмаларысүз башындагына языла: йомран, йомгак, йөрү.

Е хәрефе

Е хәрефе сүз һәм иҗек башында , аваз кушылмаларын белдерә. Калын сүзләрдә ул калын укыла: , .

Нечкә сүзләрдә нечкә укыла:,.

Я хәрефе

Я хәрефе, аваз кушылма-ларына билге булып йөри. Калын сүзләрдә ул калын укыла: , .

Нечкә сүзләрдә нечкә укыла: ,.

Ю хәрефе

Ю хәрефе йу, йүаваз кушылма-ларын белдерә.Калын сүзләрдә ю калын укыла: , .

Нечкә сүзләрдә ю нечкә укыла: , .

Татарстан Республикасында бүгенге көндә 43 административ район, 20 шәһәр, шуларның 11е республика карамагындагы шәһәр һәм 22 шәһәр тибындагы бистә бар.

Республика карамагындагы шәһәрләр: Казан, Алабуга, Лениногорск, Яшел Үзән, Зәй, Азнакай, Яр Чаллы, Әлмәт, Чистай, Түбән Кама, Бөгелмә.

Марат Кәбиров

Район карамагындагы шәһәр статусына: Менделеевск, Болгар, Тәтеш, Әгерҗе, Норлат, Буа, Минзәлә, Мамадыш шәһәрләре ия.

Республикабызда игътибарга лаек Арча элек шәһәр тибындагы бистә иде. Бүгенге көндә аңа шәһәр статусы бирелде. Арчада милли аяк киемнәре тегү, мех эшкәртү, сөт комбинаты, икмәк заводы һәм башка җирле предприятиеләр бар. Педагогия колледжы эшли.

Республиканың иң зур шәһәре, башкаласы — Казан. Казан республиканың иң зур икътисад, фән һәм мәдәният үзәге. Республиканың төп транспорт магистральләре Казан аша уза һәм башкаланы Россиянең барлык республикалары, өлкәләре һәм икътисади районнары белән тоташтыра.

Казанда машиналар төзү, металл эшкәртү, химия һәм нефть химиясе сәнәгать һәм башка сәнәгать предприятиеләре эшли. 11 югары уку йорты, 7 профессиональ театр, филармония, дәүләт оркестрлары, цирк, спорт сарае, Татарстан Республикасының дәүләт музее, күргәзмәләр комплексы, Республика стадионы, китапханәләр, музейлар һәм башка мәдәният йортлары бар.

Казан галимнәренең математика, механика, химия, физика, тел гыйлеме, биология һәм медицина өлкәсендә абруе бөтен дөньяда танылган.

Хәзер Казанда яңа зур төзелешләр бара. Торак йортлар төзелә, яңа урамнар барлыкка килә, яңа күперләр һәм дамбалар салына, метрополитен төзелә.

Яр Чаллы шәһәре халык саны буенча Татарстанның башка шәһәрләрен узып, Казаннан соң икенче урынга чыкты. Яңа шәһәр Каманың сул ягында, элекке вакытларда икмәк сәүдәсе үзәге буларак билгеле булган. Ул Татарстанның борынгы Чаллы шәһәре урынында төзелде. Чаллы — машина төзүчеләр шәһәре. Халыкның күпчелеге КамАЗда эшли. Матур киң урамнар, автомагистральләр, проспектлар шәһәргә гүзәллек һәм мәһабәт күренеш бирә. Урамнарда, проспектларда бик күп агачлар, куаклар утыртылган. Җәй көннәрендә чәчәкләр шәһәргә матурлык өстиләр. Чаллыда Кама политехника институты, Казан архитектура-төзелеш академиясенең филиалы, Чаллы педагогия институты эшли, профессиональ-техник училищелар, лицейлар бар.

Шәһәрнең транспорт бәйләнеше бик нык үскән. Транспорт ярдәмендә Чаллы Россия регионнары һәм чит илләр белән дә яхшы элемтәдә тора. Чаллы елга порты — Камада зур портларның берсе — Казаннан кала икенче урында тора.

Әлмәт шәһәре — Көнчыгыш Кама аръягының иң мөһим нефть һәм газ чыгару үзәге. Әлмәтне Татарстанның нефть ягы башкаласы дип йөртәләр. Анда республикада табылган нефтьнең яртысын бирүче нефть-газ чыгару идарәләре урнашкан. Шәһәрдә нефть промыселлары җиһазларын ремонтлау заводы, Россиядәге бердәнбер спираль җөйле торбалар заводы һәм башка предприятиеләр эшли.

1998 елда шәһәр үзенең 45 еллыгын билгеләп үтте. Шәһәрнең киң һәм төз урамнары, күп катлы биек йортлары, мәһабәт сарайлары яңа архитектура комплексларын хасил итәләр. Шәһәрдә яңа төзелеш дәвам итә, ул көннән-көн үсә, матурлана.

Түбән Кама — Кама буе районының иң тиз үскән шәһәрләренең берсе. Шәһәр республиканың нефть химиясе сәнәгате үзәге. «Нижнекамскнефтехим» һәм «Нижнекамскшина» акционерлык җәмгыятьләре — шәһәрнең төп сәнәгать предприятиеләре. Шәһәр халкының күпчелеге шушы ике предприятиедә эшли. Татарстан шәһәрләре арасында Түбән Кама архитектура ягыннан төгәлләнгән булуы белән аерылып тора. Биредә мәһабәт мәдәният сарайлары һәм техника йортлары, китапханәләр, күп сандагы сәүдә предприятиеләре бар. Шәһәрдә гомуми белем бирү мәктәпләреннән тыш, техникумнар, училищелар, музыка һәм сәнгать мәктәпләре, Казан технология университетның гомумтехник факультеты эшли.

Яшел Үзән шәһәре — Иделның сул ягында, елганы Мәскәү — Екатеринбург тимер юл магистрале кисеп үткән урынында урнашкан. Кайчандыр шәһәрнең исеме — Яшел Үзән — җисеменә туры килеп, шәһәрнең торак кварталлары урман эчендә утырган төсле иде. Хәзер шәһәр үсте һәм киңәйде, кызганычка каршы яшеллек тә кимеде. Шәһәр машина төзелеше һәм металл эшкәртү, агач эшкәртү, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате тармаклары үсеше белән данлыклы.

Бөгелмә шәһәрендә машина төзү, электротехника, төзелеш индустриясе һәм сәнәгатенең башка тармаклары үскән. Шәһәрдә Татарстанда бердәнбер булган фарфор заводы, нефть сәнәгатенең Татарстан фәнни тикшеренү һәм проектлаштыру институты эшли. Бөгелмәдә Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясенең гомумтехник факультеты эшли.

Алабуга шәһәрендә автомобиль заводы, металл арматуралар заводы эшләп килә. Алабуга — Кама буеның мәдәни үзәге. Биредә рус мәдәнияте һәм архитектура истәлекләре күп. Кама буеның гүзәл табигатен үзенең рәсемнәрендә чагылдырган бөек рус рәссамы И.И.Шишкин музей-йорты Татарстанда гына түгел, бәлки Россиядә һәм башка илләрдә дә данлыклы. Шәһәрдә Татарстанның зур югары уку йортларыннан — Алабуга дәүләт педагогия университеты эшли.

Лениногорск — тиз үсүче яшь шәһәр. Әлмәт шәһәре кебек үк, бер үк вакытта нефть чыгару һәм бу эшләргә җитәкчелек итү үзәге дә. Лениногорск — Татарстанның иң матур һәм иң яшел шәһәрләренең берсе. Шәһәр урамнарын биек биналар, монументаль архитектура ансамбльләре бизи. Шәһәрдә зур стадион һәм башка спорт корылмалары төзелә. Югары ук йортларыннан Чаллы педагогия институты филиалы эшли.

Чистай шәһәре — Кама аръягының борынгы шәһәрләренең берсе. Камадагы элекке икмәк сәүдәсе үзәге. Чистай сәгать заводы белән данлыклы.

С ү з л е к

абруй — авторитет, престиж

бөек — великий

игътибар — внимание

истәлек — воспоминание, память

корылма — сооружение, строение

куак — куст

күпчелек — множество

милли — национальный

мәһабәт — величавый, величественный

сәнгать — искусство

төп — главный, основной

тармак — отрасль

фән — наука

чагылдыру — отражать

эшкәртергә — обрабатывать

өлкә — область

үсеш — рост

үзәк — центр

җәмгыять — общество

җирле — местный

җитәкчелек — руководство

Б и р е м н ә р

1. Текстны укыгыз.

2. Сорауларга җавап бирегез.

1) Татарстан Республикасының кайсы шәһәре халык саны буенча Казаннан кала икенче урынга чыкты?

2) Район карамагындагы шәһәр статусына кайсы шәһәрләр ия?

3) Татарстан Республикасының кайсы шәһәрләрендә нефть чыгарыла?

4) Әлмәт шәһәре 1998 нче елда үзенең ничә еллыгын билгеләп үтте?

5) Түбән Кама шәһәренең төп сәнәгать предприятиеләре нинди?